Татарстанда 24 градуска кадәр салкынайтачак
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 ноябрьдә Татарстанда салкын һәм коры һава торышы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -19…-24 градус фаразлана. Көндез һава температурасы -5…-10 градуска кадәр булуы көтелә.