Татарстанда коронавирустан үлгән кешеләрнең күбесе 70 яшьтән өлкәнрәк булган
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән күп очракта 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.
«Статистика буенча, коронавирустан үлүчеләрнең 33 процентын 70-80 яшьлек кешеләр, 26 процентын 60-70 яшьтәгеләр тәшкил итә», — диде спикер.
Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, яңа коронавирустан үлүчеләрнең уртача яше яшәрмәгән, нигездә, өлкән яшьтәгеләр терелә алмый.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яңа коронавирусның катлаулы формалары саны арткан.