Татарстанда әби кеше оныгын тыңламаганы өчен кыйнаган
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда әби кеше оныгын тыңламаган өчен каты итеп кыйнаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, республиканың Югары Ослан районында яшәүче 71 яшьлек әби 2020 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр 9 яшьлек оныгын кыйнап торган. Моңа баланың тыңламавы сәбәп булган.
Бу турыда полицейскийларга әбинең күршесе сөйләгән, ул очраклы рәвештә кызны кыйнаганны күргән.
Әбигә карата «Җәфалау» маддәсе буенча эш кузгатылган. Тикшерүчеләр ачыклау эшен алып бара.