Болгар ислам академиясе студенты гарәп теле буенча олимпиада призеры булды
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Болгар ислам академиясе магистранты Хөсәен Теркәкиев гарәп теле буенча студентлар олимпиадасында эссе бәйгесендә көмеш призер булды. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза. Олимпиаданы Казан федераль университеты оештырды. Чара «Россия – Африка: сәясәт, икътисад, тарих һәм мәдәният» I Халыкара фәнни форумының бер өлеше булды. Онлайн-олимпиадада академиянең биш магистранты катнашты. Студентлар үз көчләрен эссе, язма тәрҗемә, телдән сөйләм, шигърият, синхрон тәрҗемә, телдән сөйләмне аңлау (аудирование) һәм « Объективта гарәп дөньясы» фотоконкурсында сынап карады. Жюри составына КФУ һәм олимпиадада катнашучы югары уку йортлары педагоглары, шулай ук Мәскәү һәм Санкт – Петербургтан чакырылган укытучылар керде.