Казанда иртән күпер баганасына бәрелгән такси машинасы янып беткән
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда иртән күпер баганасына барып бәрелгән такси машинасы янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Һәлакәт бүген Вишневский урамында иртәнге бишләр тирәсендә булган. Беренче мәгълүматлар буенча, «Фольксваген» машинасын йөртүче 56 яшьлек ир-ат идарәне үти алмаган һәм күпер баганасына килеп бәрелгән. Көчле бәрелүдән чит ил машинасына ут капкан һәм ул янып беткән. Шофер ут эчендә калган автомобильдән чыга алган. Ир-ат зыян күрмәгән.