Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1958 елда туган ир-ат ике яклы пневмониядән хәле катлауланган килеш коронавирус белән хастаханәгә салына. Хроник авырулары булган. 1984 елда туган хатын-кыз пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә китерелә. Хәле хроник авырулары кискенләшүе халәтендә начарланган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелә хәбәрдә. Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 121 үлем очрагы теркәлгән.