Мошенниклар кемнәрне ешрак алдаганы билгеле
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә ешрак 30-50 яшьлек кешеләр җинаятьчеләр корбаны була. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мошенниклык җинаятьләрен ачу бүлеге башлыгы Эдуард Габдрахманов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.
«Вазгыять үзгәрә, халыкның барлык катлаулары диярлек мошенникларга эләгә. Нигездә, 30 яшьтән 50 яшькә кадәргеләр алдана – бу 40-50 процент дигән сүз. Шулай ук без студентлар өлешендә арту тенденциясен күрәбез, узган ел 18 процент булса, быел 23 процентка кадәр артты», – диде Габдрахманов.
Шул ук вакытта мошенниклар корбаннарының күпчелеге онлайн товар сату яки сатып алу өчен акчасын югалта.
«Мошенникларга еш кына танылган брендларның телефоннарын түбән бәядән сатып алырга теләүчеләр эләгә. Бәя берничә тапкыр аерылырга мөмкин түгел. Сайтларны тикшерергә кирәк», – дип искәртте ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы.
Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында урнаштырылачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин.
Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.