Татарстанда планлаштырылган торак йортларның яртысында капиталь ремонт тәмамланган
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда капиталь ремонт программасына күп фатирлы 1066 торак йорт кертелгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 765 йортта эшләр тәмамланган. Шуларның 424е Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Министр бүгенге көндә социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча берничә программа тәмамланды инде, диде. Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрү программасы (37 объект ремонтланган), мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау (8 объектта эшләр тәмамланган), 21 спорт объекты, 7 балалар сәламәтләндерү лагеры, 5 яшьләр үзәге, 7 муниципаль архив бинасы капиталь төзекләндерелде. Шулай ук урманчылык биналарына (14 объект) капиталь ремонт тәмамланган. «Мәгариф» тармагында гамәлдәге дүрт программа буенча 478 объект ремонтлана. Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы буенча бары тик 2 объект буенча гына эшләрне тәмамлыйсы калган. Программага барлыгы 87 балалар бакчасы кертелгән. 17 ресурс үзәгенең дүртесендә эшләр бара. Уку корпусларын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә ике объект тәмамланган; берсендә әлегә эшләр дәвам итә. «Сәламәтлек саклау» тармагында ике программа эшли. 23 объектта ремонт планлаштырылган.