Әлки урманчылары биш йөзләп Яңа ел чыршысын сатуга чыгарачак
(Әлки, 14 ноябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре быел биш йөзләп Яңа ел чыршысын сатуга чыгарырга җыена. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Яңа елга әле ай ярым вакыт бар, әмма көтеп алына торган бу бәйрәмгә әзерлек башланды инде. Район урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин сүзләренчә, тиздән республикада чыршылар сату буенча аукцион үткәреләчәк. Анда безнең урманчылар да катнаша. Яңа ел бәйрәме өчен чыршы һәм наратлар быел Чуаш Кичүе урманчылыгындагы махсус плантациядән алыначак. Бәйрәмгә кисеп алу өчен агачларны алты-җиде ел үстерергә кирәк. «Урман гүзәлләре бик матур, ямь-яшел. Быел алар өчен һава торышы уңай килде — җәй артык эссе булмады, яңгырлар да мул яуды», — ди Илсур Зәйнуллин. Ылыслыларны декабрьнең икенче ункөнлегендә хәзерли башларга ниятлиләр.