Хәлил Шәйхетдинов: грек-рим көрәше – үзеңне күрсәтү мөмкинлеге
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казанда Бөтенроссия грек-рим көрәше турнирын үткәрүне шәрехләде.
«Бу көрәшчеләр өчен үзеңне күрсәтү мөмкинлеге. Бирегә бөтен Россиядән көчле спортчылар килде. Биредә һәрвакыт грек-рим көрәшенең яңа йолдызы барлыкка килергә мөмкин. Бу тагын да зуррак ярышларга әзерлектә ярдәм итәргә мөмкин», — диде Хәлил Шәйхетдинов.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары пандемия шартларында ярышларны үткәрү үзенчәлекләре һәм шартлары турында сөйләде. «Вирус шартларында беренче көн генә түгел, шуңа күрә җайлашырга кирәк. Бу турнирның тиешле дәрәҗәдә оештырылган булуыннан һәм спортчылар белән тренерларның компетенциясеннән тора.