Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

«Әманәте булмаган кеше иманлы булмас» — «Шәһри Казан» газетасы

0

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан» ). Бер сәбәпсезгә очрашырга тиешле кеше янына бармасаң, әманәтне сакламадың дигән сүз Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с)нең бер хәдисендә: «Әманәте булмаган кешенең иманы юк, ә килешүне үтәмәгән кешенең дине юк», — дигән. Нәрсә ул әманәт? Аны ничек сакларга кирәк? Әлеге сораулар белән без  «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин га мөрәҗәгать иттек. — Әманәт сүзе хакларны үтәү, саклау дигәнне аңлата. Кеше өстенә нәрсә йөкләтелгән, ул аларны үтәргә тиеш. Әманәткә тугрылыкның иң беренче күрсәткече — иманлы булу. Иманы нык булган кеше ислам динендәге бөтен шәригать йөкләмәләрен дә үтәргә тырыша. Аллаһы Тәгалә тауларны, күкләрне, җирләрне һәм җаннарны барлыкка китергәннән соң, сезгә әманәт йөклисем килә, аны кайсыгыз алыр икән, дип сорый. Таулар, җирләр, күкләр аны алудан баш тарта, ә адәм балаларының җаннары, үз өстебезгә алабыз, диләр. Әманәт ул — Аллаһы Тәгаләнең әмерләре, Ул кушканча яшәү. Аларны үти алсаң, мәңгелек җәннәттә буласың, юк икән — сиңа мәңгелек тәмуг. Адәм балалары әманәтне исә үзләре теләп алды һәм аны үтәргә тиешләр. — Кешегә үз җаны да әманәт итеп биреләме? — Үзеңнеке генә түгел, башкаларныкы да. Үз-үзеңә кул салу — зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә биргән җаныңны син гомерең буе сакларга тиеш. Башкаларның җанын кыю турында Коръәндә, бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дип язылган. Кеше гомеренә кул салырга безнең хакыбыз юк. Әманәткә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә керә, әти-әниең, хатыныңның, балаларың, якыннарың, күршеләрең һәм башкаларның да хакларын үтәргә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Теленнән һәм кулларыннан башка мөселманнар зыян күрмәгән кеше генә — чын мөселман», — ди. Кешеләргә зыян китермәү дә әманәткә керә. Сиңа сакларга калдырылган мал, акча да шул. Син аны үз максатларыңа тотарга, урларга тиеш түгелсең. Әманәт сүзе әмин дигән сүз белән бер тамырдан. Әмин сүзе ышанычлы дип тәрҗемә ителә. Мөэмин сүзе дә алар белән тамырдаш, анысы иман китергән, тугрылыклы дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: «Әманәте булмаган кеше иманлы булмас», — ди. — Кыямәт көнендә әманәт итеп бирелгән сәламәтлегебез хакында да соралачакбыз икән. —  Аллаһы Тәгалә тән, сәламәтлекне безгә аракы эчү, тәмәке тарту, татуировка ясап тәнне бозу өчен бирмәгән. Хәрам ризык ашарга да кушмаган. Балалар да — Аллаһы Тәгаләнең әманәте. Син аларга яхшы тәрбия бирергә, ашатырга-эчертергә, матди яктан тәэмин итәргә тиешсең. Җир йөзендәге бөтен әйбер дә, андагы үсемлек, кош-хайваннар, елга-күлләр дә безгә әманәт итеп бирелгән. Табигатькә игътибарлы булырга, хайваннарны рәнҗетмәскә, сулыкларны пычратмаска бурычлыбыз. Үз өстеңә эш алу да әманәтнең бер төре. Син башкарырга тиешле вазифалар килешүдә язылган була. Әгәр дә аларны үтәмисең икән, әманәтне бозасың дигән сүз. Хезмәт хакын аз түлиләр дип, эшкә салкын карарга, аннан-моннан эшләргә хакың юк, чөнки өстеңдә әманәт тора. Реклама — «Вәгъдә — иман» дибез. Бу да биргән вәгъдәбезне үтәүнең дини бер вазифа булуына ишарәме? — Әманәтеңә тугры булмасаң, ялгынчы, хыянәтче буласың. Бер сәбәпсезгә очрашырга тиешле кеше янына бармасаң, вәгъдә иткән эшне эшләмәсәң, әманәтне сакламадың дигән сүз. Ислам дине буенча безнең һәр сүзебез — вәгъдә. Вәгъдә — шул ук ант. Валлахи, иртәгә сәгать тугызга киләм ди берәү, шуның белән ант итә, ә үзе килми һәм ялганчы булып чыга.  — Валлахи дисә генә вәгъдә иткән буламы? –  Ул сүзне әйтү мәҗбүри түгел, аны әйтмәсә дә, ант иткән булып чыга.  — Вәгъдәңне бозу гөнаһ, димәк? — Ул хәтта зур гөнаһка керә. Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә: «Монафыйк кешенең галәмәте өчәү: сөйләсә — ялганлый, вәгъдә итсә — үтәми, әманәт тапшырылса, аңа хыянәт кыла», — ди. Имансыз монафыйклар җәһәннәм утының иң аскы катында булачак. — Кешенең серен саклауга да игътибарлы булырга тиешбездер? —  Сиңа сер итеп әйтелгәнне башкаларга сөйләргә ярамый. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.с.): «Әгәр дә бер кеше нәрсәдер сөйләгәндә, кеше ишетмие икән дип як-ягына каранса, ул — әманәт», — ди. Аны башкаларга сөйләргә хакың юк. Ир-атның хатыны яки киресенчә хатынының ире белән булган үзара шәхси мөнәсәбәтләрен сөйләп йөрү дә әманәткә хыянәт итү була. Бер ирдән, хатының начар икән дип ишеттек, аның турында нәрсә әйтер идең, дип сораганнар. Үз хатыным турында сүз сөйләп йөрмим, ди ул. Хатыны белән аерылышкач, ул хәзер синеке түгел, аның турында сөйлә әле, дигәч, чит кеше турында да сөйләмим, ди. Җир йөзендәге бөтен проблемалар әманәтне үтәмәвебездә. Аңа тугры булсак, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә яхшы булыр иде. Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/mante-bulmagan-keshe-imanly-bulmas






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о начале работы сезонных ярмарок выходного дня


Спорт в России и мире
Москва

Депутат Московской областной Думы провела осмотр ФОКа в Волоколамске


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко: я предпочитаю смотреть мужской теннис, а не женский


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Строители мостов и дорог удостоены государственных наград


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко заявил, что не собирается проводить в Белоруссии мобилизацию




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

«ТНТ, где мой дом?» Ольга Бузова потребовала главный приз реалити-шоу «Дом-2» в программе «УТРО. ТНТ»



Москва

«Длительная и успешная работа»: как испанка по имени Африка стала советской партизанкой и разведчицей

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net