Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Илһам Вәлиев: Безнең алда Илһам Шакировның эшчәнлеген дәвам итү бурычы тора

0
Илһам Вәлиев: Безнең алда Илһам Шакировның эшчәнлеген дәвам итү бурычы тора

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев халык җырчысы Илһам Шакировның эшчәнлеге дәвам ителергә тиеш дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Илһамнан-Илһамга» концерты уңаеннан оештырылган очрашу вакытында сөйләде. «Без, хәзерге җырчылар, Илһам Шакировның дәвамчысы булырга тиешбез дип саныйм. Халык дөрес аңласын иде: концертта Илһам Шакировны кабатлап, аны уздырырга җыенмыйбыз. Аның җырларын киләчәк буынга җиткерергә телибез. Без, яшьләр, Илһам аганы хөрмәт итәбез, аның җырларын тыңлап үстек. Үзебез аңлаганча җырларын җиткерәсебез килә. Без аның эшчәнлеген дәвам итәргә бурычлы», — диде ул. Илһам Вәлиев сүзләренчә, талантлы егет-кызлар булганда, Илһам Шакиров репертуарын горурланып башкарырга мөмкинлек туа. Ул Илһам Шакировны тарихыбызның, халкыбызның җыр сәнгатендәге базасын тәшкил итүен әйтте. Икенче декабрьдә узачак концертта Ваһапов фестивале лауреатларыннан Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә катнашачак. «Безнең алда Илһам абыйның исемен мәңгеләштерү бурычы тора. Урам исеме бирү, элмә такталар һ.б. ачылу дәвам итәчәк. Шулай да, тагын бер алым бар — аның иҗатын яшәтү, мирасын юкка чыгармау. Концерт шул максаттан чыгып та тамашачыга файдалы булыр дип уйлыйм. Илһам абыйның җырларын киләчәк буын дәвам итә икән, бу аның үлемсезлеген тәэмин итүнең бер алымы», — диде проектның продюсеры Рифат Фәттахов.  Рифат Фәттахов Илһам Вәлиевның башкаруын залдан тыңлау да зур мәктәп булуын искәртте. «Илһам белән бергә җырлау — зур имтихан. Беренче адымнарын ясаучы артистларыбызга ул дулкынландыргыч мизгел. Программада бары тик Илһам Шакиров репертуары гына булачак. Илһам Вәлиев быел Илһам Шакиров исемендәге премиягә кандидат та булып тора», — дип сөйләде ул. «Илһам абый әсәрләре профессиональ дәрәҗәдә башкарылып, тамашачыларыбызга җан сихәте булыр дип өметләнәбез. Никадәр авыр булса да, безгә сәнгатьне туктатырга ярамый. Сәнгатьнең төп формуласы: йөрәктән — йөрәккә. Әлеге концерт аша без Илһам Шакировка хөрмәтебезне, мәхәббәтебезне белдерәбез. Илһам Вәлиевнең фестивальнең дәрәҗәсен тәэмин итүдә роле зур», — диде Рифат Фәттахов. Концертка саклану чаралары белән килү сорала. «Тамашачылар битлекләр кияргә тиеш була, социаль ара калдырып утырачаклар. Халыкның саны чикле булачак — зал бары тик 30 процентка гына тулачак. Максатыбыз — тамашачыбызны җыеп, сыйфатлы концерт бирү. Концертта „Казан нуры“ халык уен кораллары оркестры катнаша. Концертлар күп булды, әмма бер җырчының да Илһам Шакировка багышлап концерт биргәне юк иде», — ди ул. «Илһам абыйның җырларын башкару өчен бер кич җитми, ул өч-дүрт концертка сузылырга мөмкин. Мин исә үземнең тавышка туры килгән җырларны сайлап алдым. „Идел буе каеннары“, „Нигъмәт җыры“, „Менәргә иде Урал тауларына“, „Ромашкалар“, „Җәй айлары“, „Батырҗан ариясе“ кебек әсәрләр яңгыраячак. Халыкны кызыксындырыр өчен, берничәсен дуэт итеп җырлап карарга исәп бар», — дип әйтте Илһам Вәлиев.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о возрождении судостроительной отрасли в столице


Спорт в России и мире
Москва

Лучшие кадеты ПФО побывали на репетиции Парада Победы в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Андрей Рублев поднялся на шестое место в рейтинге ATP


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик Позднякова: москвичей 7 мая ждет аномально холодная погода





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о героях нашего времени


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Польский судья Шмидт попросил защиты у Лукашенко и политического убежища в Белоруссии




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Джиган

Джиган решил заняться продажей пива



Москва

«Зачем я его прощала?». Якутянка, которой бывший отрезал ухо и нос, рассказала про злополучное утро и планы на будущее

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net