Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецовны Казанның Арча зиратында җирләячәкләр
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Казанда Арча зиратында җирләнәчәк, хушлашу мәрасиме Муса Җәлил исемендәге опера театры янындагы мәйданда узачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең матәм чарасында катнашудан тыелып торуларын сорыйбыз», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. 1945 елгы Җиңү парадында катнашкан Борис Кузнецов бүген 94 яшендә вафат булды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Украина, Молдавия, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша. Фронтовик 1943 елда Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен югары хәрби бүләк ала. Анда ул исән калган сугышчыларны һөҗүмгә күтәреп, гитлерчыларның танкка каршы пушкаларын кулга төшерә һәм ярдәм килеп җиткәнче мөһим плацдармны тотып торуны тәэмин итә.