Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 1973 елда туган ир-ат хастаханәгә коронавирус инфекциясе белән китерелгән, аның хәле пневмониядән катлауланган булган. Хәле хроник авырулары кискенләшүе аркасында начарланган. 1963 елда туган хатын-кыз хастаханәгә пневмония диагнозы белән салына, аның хроник авырулары булган. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диелгән хәбәрдә. Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясеннән119 үлем очрагы теркәлгән.