Бер айдан артык тәнәфестән соң Данис Зарипов бозга чыкты, тик «Ак Барс» җиңелде
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Чиләбе шәһәрендә «Трактор» уенчыларына каршы уйнады. Матчта 2:1 исәбе белән «Трактор» җиңде. Әлеге уенда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бер айдан артык тәнәфестән соң бозг а чыкты. «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель өчен дә бу тәнәфестән соң беренче уен булды. Алар икесе дә соңгы тапкыр команда составында 27 сентябрь көнне уйнаган иде. Беренче период та голлар булмады (0:0). Икенче период. Икенче минутта «Трактор» һөҗүмчесе Томаш Г ика, командасы күпчелектә уйнаганда, көндәшләр капкасына алка кертә алды, исәп ачылды (1:0). Өченче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, Алексей Бывальцев «Трактор» өчен икенче алканы кертте (2:0). Җиденче минутта «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель гол кертте (2:1). Өченче период та да алка кертүчеләр булмады (2:1). Командалар составы: «Трактор»
Федотов (Судницин);
Калинин — Бывальцев — Кравцов , Пилут — Манухов;
Оберг — Седлак — Гика, Карпухин — Телегин;
Шварёв — Основин — Берглунд, Огурцов — Гәрәев;
Авцин — Карлин — Косов, Евенко — Ясинский.
«Ак Барс»
Рейдеборн (Мифтахов);
Азеведо — Кормье — Петров, Юдин — Лямкин;
Воронков — Сафонов — Зарипов, Викстранд — Рукавишников;
Доус — Да Коста — Тихонов, Журавлёв — Хенкель;
Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Фисенко), Лучевников.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Нефтехимик» матчы 14 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.