Татарстанда алты ел эчендә авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы төзекләндерелде
(Казан, 12 ноябрь, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда соңгы алты елда авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы ремонтланган. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте. «Бу спорт секцияләре эшчәнлегенә җәлеп ителгән, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче балалар санын арттырырга мөмкинлек бирде», — диде докладчы. Андреев Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәр баланың уңышы» федераль проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. Аның максаты — авыл җирлегендә белем бирүнең сыйфатын күтәрү, дип өстәде ул. «Моның өчен республикада быел алты муниципаль районда — Арча, Яшел Үзән, Алексеевск, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарында спорт залларына реконструкция ясалды», — диде министр урынбасары.