Мөхәммәтшин Кузнецовның үлемен Татарстан өчен зур югалту дип атады
(Казан, 12 ноябрь,«Татар-информ»). Советлар Союзы Герое, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Борис Кузнецовның тормыштан китүе – республика өчен гаять зур югалту. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәрхүмнең туганнарына адресланган телеграммада белдерде.
«Борис Кириллович үзенең тормыш юлын лаеклы һәм гадел үтте. Бөек Ватан сугышы елларында Украина, Молдавия, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны штурмлауда катнаша. Аның кыюлыгы һәм батырлыгы, Ватан алдындагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде. Сугыштан соңгы елларда Борис Кузнецов республиканың нефть һәм сәнәгать объектларын төзүдә актив катнашты, завод директоры булып эшләде», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты җитәкчесе Борис Кирилловичның соңгы көннәргә кадәр ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуын, яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшен алып баруын искәртте.
«Ватанга тугрылык, игелеклелек, ачыклык, күңел юмартлыгы, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм тормыш сөючәнлек, тирә-юньдәгеләрне ишетү һәм хөрмәт итү сәләте, аларның фикерен кадерли белү аңа хөрмәт һәм абруй китерде. Борис Кириллович Кузнецов турындагы якты истәлек туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының, аны белүчеләрнең барысының да рәхмәтле йөрәкләрендә мәңге сакланачак», - дип язган телеграммада Мөхәммәтшин.
Борис Кузнецов бүген 94 яшендә вафат булды. Советлар Союзы Герое белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 13 ноябрьдә, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы мәйданда узачак.