Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Мәскәүдә яшәүче Сабира Галимованы 100 яшьлек юбилее белән котладылар

0

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Мәскәүдә яшәүче тыл ветераны Сабира Галимова бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге хәйрия акциясе үткәрде — бер гасырлык юбилейларын каршылаган Мәскәүдә яшәүче 100 ветеранны котлады. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән Сабира Галимованы 100 яшьлек юбилее белән Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм вәкиллек хезмәткәрләре котлады.

Сабира әби кызы Нурия белән яши. Кунакларны алар өйдә, табын артында каршы алды. Эмиль Фәйзуллин ветеранга җылы сүзләр әйтеп, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Республика юбилееның истәлекле медален бүләк итте. Сабира әби игътибар өчен рәхмәт әйтте.

Аның балачагы һәм яшьлеге Татарстанда уза. Ул республиканың Яшел Үзән районында туган. Утызынчы — коллективлаштыру елларында алар Казанга күченә. Сугыш башланганчы, 1941 елга кадәр, Казан май комбинатында (1965 елда М. Вахитов исемендәге Казан химия комбинатына үзгәртелә) төрүче булып эшли. Сугыш елларында хәрби заводта станокчы була.

1946 елның февралендә Габдрахман Галимовка кияүгә чыга һәм яшь гаилә Мәскәүгә күченә — ире шунда яши һәм эшли торган була. Башкалада Сабира Галимова күп эш урыннарын алыштырган — икмәк заводында, өй аяк киемнәре фабрикасында һәм «Метталист» заводында эшләгән. Галимовлар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер аны өч оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә. Ире 2001 елда вафат була. Алар 55 ел бергә гомер кичерәләр.

Олы яшьтә булуына карамастан, Сабира әби искиткеч формада — ачык акыллы, хәтере яхшы. 95 яшькә кадәр һәр иртә зарядка ясаганын сөйләде. Җәй кызы белән дачада үткәрә, бакча белән шөгыльләнергә ярата. «Мин хезмәттән рәхәт табам», — ди ул. Һәм нәкъ менә үзенең озак яшәү серен эштән дип саный.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net