Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Тунис арасында сәүдә мөнәсәбәтләрен яхшыртырга кирәк

0
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Тарак бән Сәлам белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Тунис – Россия Федерациясенең мөһим партнеры. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүгенге көндә Татарстан белән Тунис арасында сәүдә мөнәсәбәтләре дәрәҗәсе югары түгел — 5 млн долларга якын. «Бу күрсәткеч булган мөмкинлекләргә туры килми. Монда безнең уртак эшебезне көчәйтергә кирәк», — ди ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Россия һәм Тунис җитәкчелеге төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уңайлы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. «Татарстан үз дәрәҗәсендә эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәргә әзер», — диде ТР Президенты. Ул Татарстан белән Тунис арасындагы хезмәттәшлекне үстерү перспективаларын югары бәяләде. Республика нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясен, автомобиль шиннарын, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазларын, авыл хуҗалыгы товарларын экспорт белән тәэмин итүне киңәйтергә әзер. Татарстан, үз чиратында, Тунистан җиләк-җимеш, диңгез продуктлары, җиңел сәнәгать товарлары һәм башка юнәлешләрдәге продукцияләрне каршы алу белән кызыксына. Ул Быел Казанда Россия-Тунис хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын уздыру мөмкинлеге каралуын әйтте, дөньядагы эпидемиологик хәл яхшырганнан соң, бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга тәкъдим итте. Тарак бен Сәлам Татарстан җитәкчелегенә Туниска күрсәткән игътибары һәм хезмәттәшлек белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде. Илче сәүдә-икътисади һәм гуманитар мөнәсәбәтләрне үстерүдә тулы ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде, диелә хәбәрдә.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net