Ярты гасыр чамасы премьер-министр булып эшләгән Бәһрәйн принцы вафат
(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бәһрәйн премьер-министры принц Хәлифә бән Сәлмән әл-Хәлифә 84 яшендә вафат булган. Бу хакта Associated Press агентлыгына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә. Премьер-министр булып ул 1970 елның гыйнварында билгеләнә. Шулай итеп, принц премьер-министр вазифасында дөньяда иң озак эшләүчеләрнең берсе булды. Агентлык хәбәр иткәнчә, соңгы вакытта Бәһрәйн премьеры АКШта дәваланган. Бәһрәйндә премьерны король билгели, моның өчен парламент тарафыннан хуплау кирәкми.