Сәламәтлек министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе җитәкчесе билгеләнде
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсенең яңа башлыгын билгеләделәр. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсенең яңа башлыгын билгеләделәр. Ул Гөлнара Гайфуллина булды», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Яңа вазифага билгеләнгәнче, Гөлнара Гайфуллина Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшли.
1992 елда ул «педиатрия, табиб» профиле буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Алты елдан соң шул ук юнәлешләр буенча Казан дәүләт медицина академиясендә ординатурада укыган. 1988 елда ук Кызыл Хач җәмгыятенең Татарстан Республика комитетында кече шәфкать туташы булып эшләгән, белем алганнан соң Казанның төрле медицина оешмаларында табиб булып эшли.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы вазифасын элек Елена Әхмәтҗанова башкарган иде. Матбугат хезмәтендә аның Казанның 20нче поликлиникасы баш табибы вазифасына билгеләнүен әйттеләр.