Казанда Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатын тамашачылар белән уздыру ниятләнә
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). 25 ноябрьдә Казанда Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты старт ала. Ярышлар Су спорт төрләре сараенда узачак, трибуналарда тамашачылар булачак, дип планлаштырыла. Элегрәк бу турнир Татарстан башкаласында быел апрель аенда узарга тиеш иде, ләкин ул коронавирус эпидемиясе аркасында күчерелде. «Башлангыч мәгълүматлар буенча, Казанга илнең 14 төбәгеннән 300гә якын спортчы килергә тиеш иде, әмма, соңгы мәгълүматлар буенча ике төбәк, берничә спортчыда коронавирус табылуы сәбәпле, чемпионатта катнашудан баш тартырга карар кылды»,-дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия синхрон йөзү федерациясендә. Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты Татарстан башкаласында инде бишенче тапкыр узачак. Элегрәк ярышлар Казанда 2013, 2014, 2018 һәм 2019 елларда узды. Ярышлардан тыш, Казанда судьялар семинары да узачак, аны Россия синхрон йөзү федерациясе судьялар коллегиясе рәисе Ирина Бутузова үткәрәчәк.