Самарада Татарстан җыр-бию ансамбле һәм Идел буе рус халык хоры концерты күчерелә
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясе һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе белән бәйле имин булмаган вазгыять сәбәпле, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Идел буе рус халык хорының «Зур уртак концерт»ы 26 октябрьдән 14 декабрьгә күчерелә. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Концерт урыны һәм башлану вакыт үзгәртелмәгән. Ул 18.30 сәгатьтә Самараның опера һәм балет театрында уза.
Сатып алынган билетлар үз көчендә кала. Концерт көне үзгәртелү уңайсызлык тудырган очракта, билетларны кире кайтарырга мөмкин. Билет өчен түләнгән акча тулысынча кайтарыла.
«Бу вазгыятькә аңлап каравыгызны сорыйбыз. Самара опера һәм балет театрында беренче тапкыр бер сәхнәдә ике танылган коллектив — Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән Дәүләт Идел буе рус халык хоры чыгыш ясый. Самара тамашачысына халык җырларының һәм биюләренең матурлыгын, бөеклеген күрсәтү өчен, ике Идел буе коллективы бер концерт программасында берләште», диелә бу хәбәрдә.