Татарстанда ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, йөртүчене хастаханәгә озатканнар
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Минзәлә районында кичә кичке дүрт тирәсендә ике машина кара-каршы бәрелешә. Бер машинаның йөртүчесен хастаханәгә алып киткәннәр. Бу турыда авария шаһитлары хәбәр итә. Кичә 16.00 сәгать тирәсендә Минзәлә районында Тулыбай авылы янында 12нче һәм 14нче модельле автомобиль кара-каршы бәрелешкән. Йөртүчеләрнең берсе Чаллы хастаханәсенә китерелгән. Ул төрле имгәнүләр алган һәм аяк балтыры сынган.