Балтачта «Өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа сезоны башланды
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 5 ноябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа төркеме белән дәресләр башланды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. Оештырылган дәреснең төп бурычы — аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын тростьларны, коляскаларны һәм башка техник тернәкләндерү чараларын дөрес файдаланырга өйрәтү. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина һәм озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү белгече Зилә Хәбибуллина «кеше функциясен саклап калу максатыннан куркынычсыз һәм уңайлы тирәлек оештыру» дигән темага дәрес үткәрделәр.