Мөслимдә йөзү буенча «Өченче буын» республика ярышларының муниципаль этабы узды
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 5 ноябрь көнне Мөслим районында өлкән буын гражданнары арасында йөзү буенча «Өченче буын» республика ярышларының муниципаль этабы үтте. ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан үткәрелгән әлеге ярышта ир-атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кондратьев Валерий (Яңа Усы)
Шәйхразиев Таһир (Мөслим)
Сәхбиев Равил (Мәлләтамак).
Хатын-кызлар арасында:
Хәммәтова Рәйсә (Вәрәшбаш)
Вагыйзова Галия (Мәлләтамак)
Фәсхиева Сиринә (Олы Чакмак).
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 1нче урын яулаучылар 11 ноябрь көнне Казан шәһәрендә Мөслим данын яклаячак.