Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 8 ноябрь көнне, сәгать 10.00дә 7нче хастаханәдә (Чуйков ур, 54нче йорт) булачак. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» агентлыгы Ләйлә ханымның 5 ноябрь көнне вафат булуын хәбәр иткән иде.