Чирмешәндә «Игелекле күршеләр» җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Чирмешән районында «Игелекле күршеләр» дигән җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә. 5 ноябрь көнне Светлогорскийда яшәүчеләр өчен Әккәрәй һәм Ивашкино авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре үз талантларын күрсәттеләр. Проект декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе атнада, 13 ноябрь көнне Казанка авылы тамашачысын Күтәмә авыл җирлеге артистлары сөендерәчәк.