Миләүшә Айтуганованың коммерция проекты булган «Әпипә» комедиясе прокатка чыга
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясе 12 ноябрьдән киң прокатка чыга. Бу хакта оештыручылар «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә журналистларга сөйләде. «Без алдан ук Илшат Рәхимбай белән прокат өчен комедия ясарга дип килештек. Монда дәүләт акчасы юк. Безнең максат — кертелгән акчаларны кире кайтару», — диде фильмның идея авторы һәм продюсеры Миләүшә Айтуганова. Ул бу фильмның эксперимент булуын билгеләп үтте. «Аның ничек килеп чыгуын 12 ноябрьдән прокатка чыккач карыйбыз. Хәзер кинотеатрларга 50 процент тамашачы гына керә алгач җыемнары азрак булыр инде», — диде ул. Миләүшә Айтуганова зур кинотеатрлар челтәрләре белән дә килешүләр төзелүен әйтте. Фильм белән Симферопольдә кызыксынганнар, Башкортстанның берничә районында, Түбән Новгородта күрсәтеләчәк. Татарстанның бөтен муниципаль кинотеатрлары фильмны алган. «Әпипә» беренче татар музыкаль комедиясендә татар эстрадасы артистлары Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» кызлары, «Фәридә-Алсу» дуэты, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиева катнашкан. Шулай Тинчурин театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева төшкән. Фирдүс Тямаев һәм Элвин Грей да катнашырга ризалашкан. Фильмда катнашучы артистлар үз аккаунтлары аша фильмны рекламалау эшенә катнашырлар дип өметләнә продюсер. Әмма пандемия белән бәйле рәвештә фильмнар алдыннан артистлар белән очрашулар каралмаган.