Россия белгече COVID-19 белән авыручылар кимүен фаразлады
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны язга узган җәйдәге күрсәткечләргә кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең фәнни-тикшеренү институтының эпидемиология үзәге директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Россия Фәннәр академиясенең әгъзасы Александр Гореловка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә. «Без коронавирус белән авыручылар саны язга узган җәйдәге күрсәткечләргә кадәр төшәргә тиеш дип өметләнәбез», — диде Горелов. Вазгыять тотрыклану өчен билгеле вакыт кирәк булачак, диде ул. Аның дәвамлылыгы һәр кешенең саклык чараларын җаваплы үтәвенә бәйле булачак. Элегрәк Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең фәнни-тикшеренү институтының эпидемиология үзәге директорының клиник-аналитика эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная Россиядә коронавирус белән авыруның иң югары ноктасында тәүлегенә чир йоктыруның 20 мең яңа очрагы булырга һәм шуннан соң вазгыять тотрыклана башларга мөмкин дип хәбәр иткән иде. 3 ноябрьдә Россиядә COVID-19 инфекциясен йоктыруның 18 648 яңа очрагы теркәлгән. 355 кеше үлгән. Рекордлы санда (15 331) пациентлар терелгән. Иң күп чир йоктыручылар Мәскәүдә (5150 очрак, узган көнгә караганда 354 кешегә азрак) теркәлгән, аннары — Санкт-Петербург (944), Мәскәү өлкәсе (567), Түбән Новгород (391), Архангельск (387), Ростов өлкәләре (310). Россиядә эпидемия башланганнан алып, 1 673 686 кеше SARS-CoV-2 йоктырган, 28 меңнән артык кеше үлгән, 1,25 миллион кеше терелгән.