Бәйрәмнәрдә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе гражданнарны гадәти режимда кабул итәчәк
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Бәйрәмнәрдә Татарстан дәүләт автоинспекциясе гражданнарны гадәти режимда кабул итәчәк. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. 4 һәм 6 ноябрьдә теркәү-имтихан тапшыру бүлекләре гадәти режимда эшләячәк. Эш режимын ЮХИДИнең рәсми сайтында һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль эчке эшләр органнары сайтында белергә мөмкин. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә кабул ителәчәк. Республика Дәүләт автоинспекциясендә гражданнарны кабул итү, коронавирус таралуга каршы таләпләрне үтәп, үткәреләчәген искәрттеләр.