Татарстанда «Теләче» индустриаль паркы төзеләчәк
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте «Теләче» индустриаль паркын төзергә рәсми рәвештә карар кылды. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул карарны имзалады. Бу турыда документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыккан.
«Татарстан Икътисад министрлыгының «Созидание» идарәче компаниясе» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять белән бергә Теләче районында индустриаль (сәнәгать) паркы төзү турындагы тәкъдимен кабул итәргә», диелгән документта.
Республикада индустриаль парклар һәм мәйданчыклар төзелеше кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча илкүләм проект кысаларында алып барыла. 2020 елда «Саба», «Теләче» индустриаль паркларын һәм «Химград» технополисы территориясендәге сәнәгать паркы төзүгә 791,7 млн сум бүлеп бирелгән.
Быел яңа сәнәгать объектларында, шул исәптән Теләче сәнәгать паркында да 354 эш урыны булдырылган.
«2024 елга илкүләм проектларны гамәлгә ашыру ярдәмендә «Саба» индустриаль паркында, «Теләче» сәнәгать паркында, «Химград» технополисы территориясендәге сәнәгать паркында («Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ) эш урыннарын 1 145кә кадәр арттыру планлаштырыла», — диделәр Татарстан Икътисад министрлыгында.