Аз керемле гаиләләргә «Кызыл йолдыз» ярдәм фондыннан азык-төлек җыелмасы бирәләр
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Кызыл йолдыз» азык-төлек ярдәме фонды аз керемле гражданнардан бушлай азык-төлек җыелмалары алуга гаризалар җыю турында игълан итте. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аз керемле гаиләләргә, ялгыз пенсионерларга азык-төлек ярдәме алу өчен теркәлү урыны буенча шәһәр, торак пункт башлыгы исеменә, үзенең статусы һәм авыр тормыш хәлендә калуы турындагы белешмә белән, ирекле формада гариза язарга һәм бу гаризаны фондның электрон почтасына җибәрергә кирәк: help@forbs.top. Гариза расланганнан һәм килешү төзелгәннән соң, «Кызыл йолдыз» фонды «Сбермаркет» ярдәмендә мохтаҗ гражданнарга өйләренә азык-төлек китерүне оештыра. Битараф булмаган татарстанлылар гуманитар җыелмалар алу өчен «Кызыл йолдыз» фондына ярдәм итү йөзеннән акча күчерә ала. Моны рәсми сайтта эшләргә мөмкин. Социаль проект Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә юнәлдерелә.