Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Ноябрь
2020

Чирмешәндә көрәшче Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды

0
(Чирмешән, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Кадрия Гамирова). Чирмешәндә 2 ноябрьдә, Ильяс Галимовның туган көнендә, якыннары һәм татарча көрәш белән шөгыльләнүче малайлар мемориаль үзәктә җыелды. Биредә танылган көрәшче, көрәш буенча дөнья чемпионына багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Кешенең тормыш юлын еллар белән санамыйлар, ә башкарган эшләре белән, Ильяс кыска гына гомерендә дә зур эз калдырды, йолдыз кебек атылды. Ул безнең хәтердә мәңгегә калыр, дип башлады үзенең чыгышын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова. Ильяс Галимов спорт карьерасында татарча көрәш буенча 8 тапкыр — Россия, күп мәртәбәләр республика чемпионы була. Ул шул кыска гына гомерендә баш батыр калып, 49 автомобиль откан. Күргәзмәдә батырның фотоларын, грамоталарын, Рәхмәт хатларын, шәхси әйберләрен дә күрергә була. Чарага килгән якыннары аларның һәрберсен игътибар белән карадылар, хатирәләр яңарттылар, аның рәсеме алдына кәнәфер чәчәкләре куйдылар. Кемгә — бала, кемгә — әти, кемгә — ир, кемгә — абый, кемгә — эне — барысының да мәрхүм турында сөйлисе сүзләре, истәлекләре бик күп. Чарада катнашкан хатыны Алсу һәм кызлары Иллария белән Илзирә әтиләрен сагынып искә алдылар. «Бәйрәм саен туганнарны бергә җыярга, бәйрәм оештырырга тырышты. Кызларын бик яратты. Планнарыбыз зурдан иде әле, йорт төзергә, кызлар янына тагын бер бала алып кайту турында да хыялланды. Тик насыйп булмаган шул, менә бүген 44 яшьлек туган көнендә аны искә алырга җыелдык», — дип сөйләде хатыны. Ильяска багышланган күргәзмә мемориаль үзәктә киләсе елның гыйнварына кадәр эшли. Аңа багышланган бу күргәзмә соңгысы булмас, алар республика күләмендә дә оештырылыр, дип өметләнәләр музей хезмәткәрләре.  





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net