Казанда 7нче хастаханә янындагы ритуаль хезмәт машиналарының чиратын аңлаттылар
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Социаль челтәрләрдә пәйда булган видеода ир-ат Казан җиденче клиник хастаханәсе моргы янында ритуаль хезмәт машиналарыннан торган чиратны күрсәтә. «Мәрхүмнәрне алып кайту өчен күпме машина әзерләнгән. Тулы бер конвейер», — дип шәрехли видеоны аноним автор. ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га машиналар туплану сәбәбен аңлаттылар. «7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге шәһәр һәм республиканың 35кә якын дәвалау оешмасына хезмәт күрсәтә, биредә көн саен бик күп мәет яралар. Якшәмбе көнне мәет туганнарына бирелми, шуңа бәйле рәвештә атна башында бирегә килүчеләр саны арту күзәтелергә мөмкин», — дип аңлаттылар ведомствода.