Наталия Фишман-Бекмамбетова «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова «Фидакарь хезмәт өчен»Татарстан медале белән бүләкләнде. Бүләкләү турындагы указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Нәтиҗәле хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә зур өлеш кертүе өчен Фишман Наталия Львовнаны Татарстан Республикасының „Фидакарь хезмәт өчен“ медале белән бүләкләргә», — диелгән документта. Элегрәк «Татар-информ» Наталия Фишман-Бекмамбетованың The Village махсус проектында кунак булганлыгын хәбәр иткән иде.