Татарстанга Covid-19 авыруыннан дарулар өчен Россия бюджетыннан 146,8 млн сум бирәләр
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Covid-19 инфекцияле пациентларны түләүсез дарулар белән тәэмин итү өчен Россия бюджетыннан 148 млн сумнан артык акча алачак. Бу хакта карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы чараларны гамәлгә ашыру өчен 2020 елда Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан 5 млрд сум күләмендә бюджет ассигнованиеләре бүленә.
"Акча федераль бюджеттан Россия субъектлары бюджетларына бирү өчен башка бюджетара трансфертлардан алына. Бу акча коронавирус инфекциясе булган пациентларны дәвалау өчен дару препаратлары сатып алу чараларын финанс ягыннан тәэмин итү максатларында бирелә», — диелә документ текстында.
Бу акча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы методикалары буенча амбулаториядә дәвалана торган пациентлар өчен дарулар сатып алуга бүлеп бирелгән.
Трансфертларны бүлү буенча Татарстан 146,8 млн сум алачак. Чагыштыру өчен: Түбән Новгород өлкәсенә — 120 млн, Самара өлкәсенә — 119 млн , ә Ульяновск өлкәсенә 46 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр.