Фәрит Мөхәммәтшин Россиядә иң популяр төбәк парламенты башлыклары өчлегенә керде
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сентябрь аенда массакүләм мәгълүмат чараларында иң еш телгә алынган төбәк парламенты башлыклары рейтингының икенче урынын алды. Бу хакта «Медиалогия» экспертлары үткәргән тикшеренүләрдән билгеле булды.
«Сәясәтченең популярлыгы артуга аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе тантанасын уздыруы ярдәм итте», — дип белдерде рейтингны төзүчеләр.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләгән «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе тарафыннан сайлау кампаниясен уңышлы үткәрү дә республика җитәкчесенең сайлауда җиңүенә ярдәм итте.
«Медиалогия» рейтингында беренче урынны Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыены Рәисе Вячеслав Макаров алды. Аны Россия Президенты Владимир Путин «Парламентаризм үсешенә зур өлеш керткән өчен» Александр Невский ордены белән бүләкләгән иде.
«Медиалогия» рейтингы 53 меңнән артык чыганакны үз эченә алган массакүләм мәгълүмат чаралары базасы анализында төзелгән. Алар арасында — телевидение, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары бар.