Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Муса Җәлилнең фотосурәтләре һәм документлары тупланган яңа альбом дөнья күрде

0

«Ногай» комплексында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең 120 еллыгы уңаеннан Татарстан китап нәшрияты тарафыннан бастырылган аның фотолары, документлары, иҗатына бәйле рәсемнәр тупланган «Муса Җәлил – Муса Джалиль» фотоальбомы тәкъдим ителде.

Китап Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырылган. Басманың тиражы – 4 000 нөсхә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары Ләйсән Миңнуллина сүзләренчә, Муса Җәлилнең истәлекле фотолары һәм аңа багышланган рәсемнәр, тарихи вакыйгалар сурәтләрен барлау төрле музейлар һәм архивлар ярдәмендә алып барылган.

«Мондый форматтагы альбом соңгы тапкыр 1986 елда, Муса Җәлилнең 80 еллыгы уңаеннан нәшер ителгән булган. Әлеге китап тарихта яңа сулыш. Елдан-ел фотографияләр искерә, яңа мәгълүматлар пәйда була, шуңа күрә яңа форматта, актуаль язмалар тупланган басма булуы бик мөһим. Монда Татарстан китап нәшрияты архивыннан алынган архив фотолары, төрле репродукцияләр урын алган. Без Милли музей, Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музее белән берлектә эш алып бардык. Шулай ук шагыйрьнең туган авылы Оренбург өлкәсе Мостафа авылындагы музей белән дә элемтәдә булдык», – дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Альбомда фотолар гына түгел, сурәтләргә аңлатмалар да тәкъдим ителә. Әлеге язмаларның авторы – китапның фәнни консультанты, тарих фәннәре докторы, Муса Җәлилнең мирасын өйрәнүче галим Искәндәр Гыйләҗев.

«Альбомның фәнни-популяр характерда булуы мөһим. Бу безнең яшь буынга юнәлтелгән басма, аның тәрбияви роле бик югары. Бу бер яктан караганда альбом, анда төрле фотолар урнаштырылган, шул ук вакытта һәрбер фотога конкрет фәнни мәгълүмат тәкъдим ителә. Әлеге мәгълүматлар төгәл, тикшерелгән, фәнни нигезле. Без объективлыкка һәм төгәллеккә омтылдык. Нәтиҗәдә шундый синтез килеп чыкты – бер яктан матур-матур мәгънәви фотолар, икенче яктан бик тә кирәкле һәм әһәмиятле фәнни мәгълүмат. Хәзер вакытта яшьләр күбрәк тышкы якка, формага игътибар итә, без исә китапның эчтәлеге дә тышына тиң булсын дип тырыштык. Мондый басмалар бик еш күренми, әлеге хезмәт дөнья күргән икән, бу зур уңыш», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net