Зирәклек һәм хөрмәт көнендә чистайлылар өчен бәйрәм концерты оештырылды
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Чистай шәһәренең «Чистай» мәдәни үзәгендә төрле тармак ветераннарын Өлкәннәр көне белән котладылар. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» газетасы яза. Бәйрәм кичәсенә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә, шулай ук администрациядә, пенсия фондында, үзәк Территориаль иҗтимагый үзидарәдә эшләүче ветераннарны чакырдылар. Бәйрәмдә тамашачылар артистлар белән бергә кушылып җырлады, шулай ук яңа әсәрләр дә башкардылар, юмористик номерлар да тәкъдим ителде. «Һәрберебезнең гомер көзе бүгенге көн кебек кояшлы, җылы һәм матур булуын телим», — диде Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов. Бәйрәм кунаклары, мондый очрашулар күңелле ял итүдән тыш, бер-берең белән рәхәтләнеп аралашу мөмкинлеге булуы белән кадерле икәнен әйттеләр.