Металл эшкәртү предприятиесендә янгын чыгып, Германия башкаласын агулы төтен каплаган
Металл эшкәртү предприятиесендә янгын чыгу сәбәпле Берлинның бер өлешен агулы төтен каплап алган. Шәһәрдә яшәүчеләргә ашыгыч хәбәрләр җибәргәннәр, дип хәбәр итә Berliner Zeitung агентлыгы.
Янгын 2000 квадрат метр мәйданда чыккан. Хезмәткәрләргә бинадан чыгу өчен коткаручылар ярдәме таләп ителмәгән.
Ут афәтеннән химик матдәләр дә зыян күрү сәбәпле, шәһәрдә яшәүчеләрне тәрәзә һәм ишекләрен ябык тотуны сорыйлар. Янгынның сәбәпләре әлегә билгеле түгел.