Гөлшат Нигъмәтуллина Татарстанның ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазифасына кабат билгеләнде
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Гөлшат Нигъмәтуллина янәдән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Тиешле указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык халәие актларын теркәү идарәсе башлыгы итеп билгеләргә», – диелә документта. Гөлшат Нигъмәтуллина идарә белән 2019 елның февраленнән җитәкчелек итә. Рөстәм Миңнеханов республика министрлыклары һәм ведомство башлыклары вазифаларына раслауны дәвам итә. Аерым алганда, ул төбәкнең дәүләт комитетлары җитәкчеләрен кичә билгеләде.