Камал театрында Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 30 октябрьдә Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллинның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Программада укучылары котлавы һәм «Исәнмесез?!..» спектакле тәкъдим ителә. Кичәнең сценарий авторы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, режиссеры — Радик Бариев.
Бәйрәм 19.00 сәгатьтә башлана.