Рөстәм Миңнеханов Чиләбе торба прокатлау заводын карады
(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер белән бергә Чиләбе торба прокатлау заводында булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов җитештерелә торган торба продукциясе һәм аның төп юнәлешләре белән танышты. Шулай ук аңа калдыкларны эшкәртү процессын күрсәттеләр», диелә хәбәрдә. Аннары кунаклар автомобильләр күргәзмәсен карады. Экспозициядә Алабугада чыгарыла торган «Форд Транзит» микроавтобуслары тәкъдим ителгән. Күргәзмәдә Чиләбе өлкәсенең «Урал» махсус техникасы куелган.