Александр Шадриковны яңадан Татарстан экология министры итеп билгеләделәр
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры булып Александр Шадриков кала. Бу хактагы карарны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады. «Шадриков Александр Валерьевичны Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры итеп билгеләргә», диелгән документта.