Попова Россиядә коронавирус аркасында яңа чикләүләр кирәк булмавын әйтте
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Россиядә Covid-19 коронавирусы белән зарарлану очракларының артуы өстәмә чикләүләр кертүне таләп итми, чөнки тулаем алганда, хәл тотрыклы кала. Бу хакта журналистларга Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова хәбәр итте, дип җиткерә ТАСС. «Без сентябрьнең икенче декадасында саннар үзгәрәчәге хакында берничә тапкыр сөйләштек. Алар бүген шулар инде < ... >», - дип искәртте ведомство башлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа региональ бюросы директоры Ханс Клюге белән очрашудан соң. Попова сүзләренчә, инфекциялеләрнең саны арту көзге-кышкы эпидемия сезоны башлану белән бәйле. «<...> бүгенге вазгыятьтә аңлаешсыз, билгесез бер нәрсә дә юк», – дип аңлатты ул. Шуңа да карамастан, Роспотребнадзор җитәкчесе гади кагыйдәләрне үтәү зарарлануны булдырмый калырга мөмкинлек бирүе турында искә төшерде. Кул һәм өслекләрнең чисталыгын күзәтеп торырга, битлек режимын сакларга кирәк, дип саный Анна Попова.