Ковидтан дарулар җитештерүче Россиядә эпидемиянең икенче дулкыны вакытын атады
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә эпидемиянең икенче дулкыны вакытында Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны ноябрь азагы-декабрь башына туры киләчәк. Әлеге чирдән дару җитештерә торган «Р-Фарм» компаниясе хуҗасы Алексей Репик шундый фараз бирә. Бу хакта Forbes журналы яза. Бизнесмен фикеренчә, ел ахырына Россиядә авыручылар саны ике тапкыр артачак һәм 2 млн кешегә җитәчәк. Хәзерге вакытта зарарланган кешеләр реаль саны рәсми рәвештә билгеле булган инфекциялеләр саныннан ике яки өч тапкыр артып китәргә мөмкин. Шулай итеп, сүз көненә 10-15 мең авыручы турында барырга мөмкин, дип саный ул. Патоген үпкәләргә тизрәк төшә һәм шуңа бәйле рәвештә, йоткылыкта азрак вакытка кала. Димәк, ПЦР-тест Ковид булуны раслый алмый. Коронавирусның булуын барыбер фибронхоскопия яки антитәнчеккә кан анализы ярдәмендә расларга була. «Ягъни хәзер Covid-19 күбесенчә авыруның уртача авыр агымы белән авыручыларда ачыклана, аларга тирәнрәк диагностика ясала», – диде эшмәкәр. Элегрәк Россиядә коронавирус эпидемиясенең сәерлегенә Гамалея исемендәге үзәк эпидемиологы – Россия фәннәр академиясе академигы Феликс Ершов игътибар иткән иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.