Биектау районының Кече Солабаш авылында «Хыял бакчасы» паркы ачылды
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районының Кече Солабаш авылында «Хыял бакчасы» паркы ачылды. Дөбъяз авыл җирлегенең барлык авылларында яшәүчеләр яңа паркны күрергә килде. Кунакларны трансформерлар каршы алды, чөнки паркка балалар күп килә. Бу турыда «Биектау хәбәрләре» яза. «Кызганычка, безнең авылда мондый парк юк. Шуңа күрә без балалар белән һәр ял саен Кече Солабашка киләбез», — диде күрше авылда яшәүче Лилия Сабитова. Паркта вак-төяккә кадәр уйланылган, монда актив ял итү өчен барысы да бар. Сабыйлар таганда атына ала, ә зуррак балалар брусларда, турникларда һәм башка бик күп спорт корылмаларында шөгыльләнә ала. Авыл балалары аттракционнарда уйнаганда, өлкәннәр Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашында узган тантаналы ачылышны үткәрде. Бәйрәмдә сый һәм күңел ачу бушлай булды. Бу хакта җирле меценат кайгыртты. Аның ярдәме белән 200 кеше яши торган авылда искиткеч парк барлыкка килде. Элегрәк шул ук хәйрияче һәйкәл һәм мәчет төзүне башлап җибәргән иде.