Роспотребнадзор: Читтән кайтуга ук, аэропортта коронавируска тест тапшырып була
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга читтән кайтуга ук, аэропортта коронавируска тест тапшырып була. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта әйтте.
Бу анализ алу ноктасы 21 августтан эшли. Бүген 3 мең 34 кеше бу хезмәттән файдаланган.
«Россия Федерациясе чикләрен узгач, өч көн эчендә тест узарга, нәтиҗәне РФ Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында теркәргә кирәк. Әгәр моны башкармасаң, РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.3 маддәсенең икенче өлеше буенча административ җаваплылык каралган. Штраф күләме 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр», — дип кисәтте Любовь Авдонина.
Ул халыкара аэропортларда 39 самолет санитар-карантин контроль узганын, Төркиядән ике самолетта 470 самолет кайтканын әйтте. 350 кеше ПЦР-диагностика үткән.
«Барлыгы 5480 кеше кайтты, барысы да тикшерелде, температуралы һәм йогышлы авыруларга шиклеләр ачыкланмады», — диде Авдонина.