Түбән Камада 182 миллион сумлык ремонттан соң өченче ресурс үзәге ачылды
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Түбән Камада капиталь ремонттан соң политехника көллияте бинасын ачтылар, уку йортына ресурс үзәге статусы бирелде. Ике ел дәвамында масштаблы эшләргә республика бюджетыннан 182 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бу вакыт эчендә капиталь ремонт ясалган, лабораторияләр һәм остаханәләр җиһазландырылган. Хәзер ресурс үзәге составында ике махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге, имтиханга әзерлек өчен өч мәйданчык эшли. Читать дальше...